Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләрне саклау

Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләрне саклау елы уңаеннан китапханәдә Пушкин картасы нигезендә җәйге утырма оештырылды. Авылыбыздагы чигү цехында мастер һәм бригадир булып эшләгән Мухаметзянова Гөлбикә апа читекнең тарихы, чигү цехында эшләгән вакытларны, чигү үрнәкләренең әхәмиятен балалар күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләде. Кызыксынулары шулкадәр көчле , балалар үзләре дә чигеп карады.