Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Читаем детям о войне"-акция

    4нче май көнне VIII Бөтендөнья "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе кысаларында 1-4сыйныф укучылары белән сугыш темасына язылган әсәрләргә кыскача күзәтү ясадык.Аннары И.Газинең "Йолдызлы малай" хикәясен кычкырып уку оештырылды,соңыннан шушы хикәя буенча фикер алышу булды. Бу чарада балалар авылыбыздан сугышка киткән бабалары турында бик күп мәгълүмат тупладылар.