Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Тукай әкиятләре илендә"

   26нчы апрель көнне китапханәдә 1-4сыйныф укучылары белән "Тукай әкиятләре илендә"дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмгә Кырлай урманыннан  Шүрәле дә килгән иде.Ул балаларга төрле сораулар бирде,ләкин балалар сынатмадылар,үзләренең Г.Тукай иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.Шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.Бәйрәмнең тагын бер кунагы-"Ак калфак"оешмасы әгъзасы,шигырьләр иҗат итүче авылдашыбыз Мухаметзянова Гөлбикә апа Г.Тукайга багышлап язган шигырьләрен безгә тәкъдим итте.Соңыннан ике командага бүленеп Г.Тукай иҗаты буеча бәйге оештырылды.