Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

Хәтерләрдән җуелмас

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Урта Сәрдә авылында тантаналы митинг үтте. Митингка авыл халкы, укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре җыйналды. Бөек Җиңү көне белән авыл халкын Түбән Аты җирлеге башлыгы Резедә Хатыйп кызы котлады. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә бәйрәм программасы әзерләделәр һәм һәйкәлгә венок салынды.