Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Тукай -табигать сакчысы" -экологик кичә.

    18нче апрель көнне 1-4 сыйныф укучылары белән "Тукай -табигать сакчысы" дип исемләнгән экологик кичә  үткәрелде.Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле.Яраткан шагыйребез Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне,кошларны,бөҗәкләрне яратырга ,аларга мәрхәмәтле,шәфкатьле булырга чакыра.Кичәдә яңгыраган"Туган авыл","Көз","Чыршы","Җәй көнендә",Кошларга",Фатыйма һәм Сандугач" шигырьләре безгә "Табигатьне саклагыз" дип әйтә кебек.Кичә ахырында экологик презентация карадык һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндек.