Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Татар халык ашлары"

   Мин бәләкәй чакта безнең өйнең уртасында зур мич бар иде.Мин шул мичтә пешкән коймак, өчпочмак, бәлеш һәм ипине ашап үскән бала.Мичтә пешкән ризыкның хуш исе урамга кадәр тарала иде.

    Әби-бабаларның, әти-әниләрнең гореф-гадәтләрен кабат искә алу максатыннан мичтә коймак пешерердек. “Ак калфак”лылар үзләренең гаиләләрендә яратып пешерә торган татар халык ашларын пешерү буенча мастер-класс үткәрделәр.