Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Хезмәттә үткән еллар - хөрмәткә илткән юллар"

     6 нчы февраль көнне хезмәт ветераны,хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе,авылдашыбыз Сәфиуллина Зәйнәп Хәннан кызы белән очрашуга бардык.Зәйнәп апа балаларга үзенең тормышы,хезмәте турында сөйләде.Балачагы, яшүсмер чоры,яшҗлек еллары да шушы авылда үтә аның.Җиденче сыйныфны бетергәч аны фермага сыер саварга менгерәләр.Шул эшендә 15 елнамуслы хезмәт итә.Аннары лаеклы ялга чыкканчы дуңгызлар карый.Үз эшенә бирелеп,чын күңелдән тырышып,җанын - тәнен биреп хезмәт иткәнлектән Зәйнәп апа дәүләтебезнең олы бүләге - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә һәм "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була.