Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"900 көн батырлык"

  28 нче январь көнне  Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган "900 көн батырлык" дип исемләнгән хәтер сәгате үтте.Балалар Ленинград блокадасы елларында әлеге шәһәрдә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар хакында белделәр.Шулай ук батыр кыз Таня Савичева турында фикер алыштык,аның көндәлеге белән таныштык.Мондый чаралар балаларны сугыш чоры вакыйгаларын күз алдына китереп,бүгенге тыныч тормыш кадерен белергә өйрәтә.