Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Шәфкатьлелек бизи кешене"

    Инвалидлар декадасы уңаеннан "Шәфкатьлелек бизи кешене"дип исемләнгән шәфкатьлелек дәресе үтте.Дәреснең максаты:балаларда кешелеклелек һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү.

   Укучыларга декада уңаеннан төзелгән "Алар көчле рухлы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Чара уен формасында узды.Укучылар белән мәкальләрнең дәвамын таптык,табышмакларга җаваплар эзләдек,бер-беребезгә матур сүзләр әйтештек.Дәрес ахырында юмартлык төшенчәсенә дә тукталдык һәм уен формасында гына булса да кәрзингә күчтәнәчләр тутырып дәү әниләребезгә кунакка бардык.Һәм шушы уенда иң юмарт укучыбызны да билгеләдек.Дәрес балаларга бик ошады.