Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Табигать сакчысы"

       10 нчы сентябрь көнне :Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Табигать сакчылары" дип исемләнгән экологик дәрес узды. Табигатьне ничек сакларга,кош - кортларга,җәнлекләргә ничек ярдәм итәргә - әңгәмәнең төп темалары шул иде.Аннары китапханәче "Табигать - тиңсез хәзинә" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.Очрашу  ахырында балаларга экологик уен тәкъдим ителде.