Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

Һәрбер һөнәр мактауга лаек"

        Югары сыйныф укучылары өчен төрле уку йортларында укучы студентлар белән очрашу,фикер алышу бик мөһим.Шуны искә алып 28 нче август көнне китапханәдә очрашу булды.Килгән кунакларыбыз арасында төрле уку йортларында белем алучы студентлар да,шулай ук инде тормышта үз юлларын табып,төрле тармакларда эшли башлаганнар да да бар иде.

      Очрашу эчкерсез,дустанә мөнәсәбәттә узды.Студентлар уку йортлары турында эчтәлекле чыгыш ясадылар,студентлар тормышында була торган кызыклы вакыйгалар белән таныштырдылар,югары сыйныф укучыларын кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Соңыннан студентлар һәм укучылар КВН рәвешендә оештырылган шаян һәм интеллектуаль уен уйнадылар.Алар анда үзләренең белемнәрен,осталыкларын,тапкырлыкларын сынадылар.