Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Бүген бәйрәм - Белем көне,мәктәпкә илтә юллар"

     1нче сентябрь - Белем бәйрәме.Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле.Яңа уку елы һәркемгә шатлык - сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр генә алып килсен.

       Бәйрәмгә ветеран укытучылар,әти - әниләр чакырулы иде.Кунакка килгән һәрбер кеше балаларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.Китапханәче үз чиратында балаларны яңа уку елы белән тәбрик итте һәм җәйге чорда балаларның китапханәдән ничә китап алып укыганнарына йомгак ясап бүләкләр тапшырды.