Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Солдат Ярулла көндәлеге"

       20 нче август көнне китапханәдә "Солдат Ярулла көндәлеге" дип исемләнгән китапны тәкъдир итү кичәсе булды.Кичәгә Ярулла абзыйның туганнары,күршеләре,авылдашлары килде.Алар истәлекләре белән уртаклаштылар һәм көндәлектә җыйналган бәетләр,җырлар белән таныштылар.Очрашу чәй өстәле артында фикер алышу белән тәмамланды.