Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Эшле кеше - бай кеше"

    10 нчы июнь көнне китапханәдә "Эшле кеше - бай кеше"дигән исем астында специалист көне узды.Чарага әзерлек вакытында "Җирне кояш,кешене хезмәт бизи" ,Кулинария - это искусство"дип исемләнгән күргәзмәләр эшләп куелды һәм аларга күзәтү ясалды.Балалар пешекче һөнәре турында мәгълүмат алдылар.Алар әлеге "тәмле" һөнәр белән танышып кына калмадылар,шулай ук пешекчеләрне ни өчен "тылсымчы" дип йөртүләрен дә белделәр.Чөнки алар иң гади ашамлыклардан да чын могҗиза ясап кешеләргә бәхет өләшә.

      Чараның икенче өлешендә безгә кунакка пешекче Шарафиева Гөлнара Гәбделбәр кызы килде.Ул үзенең һөнәре турында горурланып сөйләде.Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Соңыннан алар пешекче апалары белән салат ясадылар.Укытучы апалары Энҗе Равил кызы табын әзерләү һәм өстәл бизәү буенча үзенең киңәшләрен бирде.Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган салат һәм бутербродтан авыз иттеләр.