Средне-Сердинская сельская библиотека - филиал № 33

"Кич утырып кызлар чигү чигә"

        Кул эшләренең киң таралган бер төре - чигү.Күп гасырлар буе чигү кием - салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.Безнең әби - бабаларыбыз элек - электән матурлыкка омтылганнар,алар оста итеп төсле җепләр белән кулъяулыклар,сөлгеләр,тәрәзә кашагалары чиккәннәр.Халкыбызның милли мирасын саклау,чигү тарихын,чигү төрләрен барлау һәм чигү осталарының кул эшләре белән танышу максатыннан "Кич утырып кызлар чигү чигә" исеме астында очрашу кичәсе үткәрдек.Чигү остасы авылдашыбыз  Ахунова Кәдимә апа үзенең  кул эшләрен күрсәтте,балаларга чигү нечкәлекләрен өйрәтте.