Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

Китапханә тарихы.

Курса Почмак авылында 1950 елда клуб итеп үзгәртелгән мәчеттә китап почмагы оештырыла башлый.Бу эшне Бахаветдинова Роза исемле читтән килгәни кыз башлый.Клуб сәхнәсенең бер почмагы китапханә итеп оештырыла.1951-1958 елларга кадәр китапханәнең әле бернинди документациясе булмый. Китаплар колхоз  милке булып исәпләнгән.Бу чорда китапханәдә Кинятова Рая исемле читтән килгән кыз эшли.1955 елларда ниһаять авылның аерым китапханә бинасы булдырыла.,ул элеке урыныннан ерак түгел бер кечкенә агач өйгә күчә.1957 еллар Курса Почмак авыл китапханәсенә эшкә Казанбаш авылыннан Мальцева Агафья исемле кыз килә.Ул китапханәнең беренче инвентарь кенәгәсен булдыра.1нче номерлы китап С.Урайскийның "Сайланма шигырьләр китабы"була.Ул 1958 елның 1 июнендә исәпкә алынган.Шул ук елны инде кенәгәдә 1725 китап була.Милләте белән керәшен татары булган бу хатынны авыл халкы бик ярата,ул бик тырышып эшли ,китап фондын арттыруга бик күп көч куя.Шул чорда китапханәне 2,3нче кенәгәләре булдырыла,китапханәдә инде 4 меңләп китап була.1959 елны Мальөева Агафьяны Иске Масра авылыннан Усманова Руя алыштыра.Шул кечкенә  бинада берәр ел эшләгәч авыл китапханәсе колхоз идарәсе итеп эшләнгәнйотның бер бүлмәсенә күчә.Усманова Руя эшләгән 1959-1965 елларда китапханә эше комсомол эше белән җанланып китә.Авылда яшьләр күп була.Руя белән бергә эшләүләре турында шул ук вакыттагы комсомол секретаре хәзерге пенсиядәге укытучы Яруллина Рабига апа сөйләде.1965 -1966 елларда Курса Почмак авыл китапханәсендә Корайван авылыннан килгән Вафина Нурсия эшли.Китапханә тарихында якты хатирә булып Халитова Хафизә эшләгән еллар саклана.1967 -1972 елга кадәр эшли.1972 елда китапханәне Гимранова Рания тапшыра.1977 нче елга кадәр эшли.1977 елдан алып -2006 нчы елга кадәр китапханәдә Вафина Тәкыя Минһаҗ кызы эшли.2006 -2007 елларда Яббарова Лилия  Ясавиевна китапханәдә хезмәт куя.2007 нче елдан алып шушы көнгәчә мин Мотыйгуллина Вәсилә Ильгиз кызы китапханә хезмәтен яратып башкарып йөрим.