"Гөрләтеп үсик әле!"
Бүгенге бәйрәм бөек язучыбыз ,кабатланмас шәхесебез Габдулла Тукайга багышланган иде.Шигырь сөйләү конкурсы,Тукай әсәрләренә язылган җырлар башкару,"Мин укыдым ,сиңа тәкъдим итәм!"-эчтәлек сөйләү конкурсы белән үрелеп барды.Тукайның әкиятләре кунаклары -курчаклар,безнең сәхнә кунаклары булды.Балаларыбыз Тукай әсәрләрен бик яратып башкардылар.Конкурсыбыз җиңүчеләре :Шакирова Эльвина,Шакирова Ралинә,Шигапова Сөмбел,Гиниятуллина Кәримә,Гиниятуллина Нәзирә булдылар.Аларның сөйләм осталыгы,актерлык таланты башкалардан бик күпкә аерылып торды.