Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Онытырга юк хакыбыз!"

Бүген китапханәбездә балалар белән берлектә Абдулла Алиш укулары булып узды. Төрле елларда авторларыбыз Абдулла Алиш премиясенә үзләренең иҗат эшләре  белән лаек булганнар."Рафис Корбан шигырьләре "китабын уку үзенә бер төрле серле дөнья ачуга тиң булды безнең балаларыбыз өчен.Китапны укып бетереп кенә калмадык,китап ахырында булган табышмак җавапларын табу конкурсы үткәрдек.Конкурста билгеле ки зуррак бала 5 класс укучысы Яппарова Азалия җиңүче дип табылды.Аннан тагында күңеллерәк конкурс "Бүләккә очко",кем миһерлерәк?Балаларыбыз үзләренең очколарын ,артта калган балаларага бүләк итеп ,аларны алгы урыннарга чыгардылар.Менә безнең балаларыбыз нинди миһер-шәфкатьле икән.Бу әлбәттә китап уку йогынтысы.