Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Гомер үтә диеп сүрелмә!"

38 ел гомерен мәдәният өлкәсеннән аерылмыйча хезмәт куйган хезмәттәшебез Рәвия Миңгазованың  гомер бәйрәме гөрләп узды.Рәвия апа турында бик күп сөйләргә булыр иде.Ничәмә ничә буынны бию сәнгатенә өйрәткән остаз.38 ел буе мәдәният учагын сүндерми саклаган мәдәният җитәкчесе.Яшьли тол калып өч егет үстергән горур ана,сабыр хатын,кайнанасына яхшы ,үрнәк килен.Шуңа да бит мәдәният йортының залын тутырып халык котларга килгән.Бу кичәдә 150 кешегә хезмәт күрсәтелде.