Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Яңа елның серле төне!"

Яңа ел кичәсен Курса Почмак мәдәният йортында гөрләтеп үткәрдек.Авыл халкы бик теләп бәйрәмгә агылды.Әйе ,Яңа елның серле төнендә алар бик күп могҗизаларга өметләнеп бәйрәмгә килгәннәр.Бәйрәмебездә лоторея билетлары уйнатылып яхшы бүләкләр чыкты.Матур  җыр,биюләр,шаян скетчлар ,нәфис сүз халык өчен тиешле дәрәҗәдә башкарылды."Гороскоп-2019" исеме астында китаплардан,журналлардан торган күргәзмә төзелде.