Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

Фанис Яруллин "Ак яфрак"

Мин шәхсән үзем театр тәрбия чарасының бер төре дип уйлыйм.Курса Почмак авылы китапханәчесе буларак мин бүген балалар белән  "Театр төрләре нинди була?" исеме астында  тематик әңъгәмә үткәрдем.Драма театры, опера -балет театры,курчак театры һәм башкалар.Әңъгәмәдән соң рәсем конкурсы,сәнгатьле уку конкурслары узып театрның чыгу тарихы турында сөйләнелде.Балалар театр белән чынлап та кызыксындылар һәм Фәнис Яруллин әкияте "Ак яфрак"та тукталып спектакль күрсәтергә уйладылар.Бик әйбәтләп әзерләнеп рольгә кереп уйнап чыктылар. Бүгенге көн балаларыбыз өчен онытылмаслык матур хатирә булып күңелләрендә мәңге сакланыр.