Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

Маулид кичәсе"Кыйблаң кайда,балам?"

Курса Почмак мәдәният йортында "Кыйблаң кайда,балам?" исеме астында мөнәҗәтләр уку,дин вәгазе сөйләү кичәсе булып узды.Кичә мәдәният йортында башланып китте.Борынгы әби бабайларыбыздан  дини китапларда калган мөнәҗәтләрне уку бик тә дулкынландыргыч булды.Ә без беләбезме соң кайда мәшрикъ,кайда мәгриф икәнлеген?Кыйбланы белмәсәк бу дөньяда яшәүнең максаты нидә?Имансызлар ,кыйбласызлар кайдан туа?Балаларга ничек тәрбия бирергә кирәк? Шушы сорауларга җавап бирү максатыннан үткәрелде Маулид аенда бу кичәбез.Шулай итеп кичә барышында "Кыйблаң кайда ,балам?" диеп аталган китап күргәзмәсенә обзор ясалды.80 кешегә хезмәт күрсәтелде.