Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Ташбака һәм болан".

Курса Почмак китапханәсендә бүген балалар белән индия халык әкиятен укыдык.Әкият укып эчтәлегендә аңлашканнан соң ,балаларга мультфильмын күрсәттем.Китапханәчеләргә мультфильм сайлаганда бик сак булырга кирәк.Бала күргәнен йотып бара ,китап белән аралашканга караганда күз күремендә тизрәк аңыша.Акыллы ташбакалар балаларга бигрәк тә ошады."Көче булган берне егар ,акыллы меңне егар" дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.