Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

Тукай укулары.

 

    Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туганга быел 2016 елда 130 ел.Без ел дәвамында Тукайны истән чыгармыйбыз ,китаплары балалар тарафыннан укыла,әкиятләре сәхнәләштерелә.Бүген дә искә алу ,батырлыкка ,уңганлыкка балаларны өндәү максатыннан Тукай укулары уздырдым.Кичәгә 1-3 нче класс балалары катнашты.Балаларны Тукайга булган хөрмәтләре,ихтирамнары зур,алар һәр шигырънең,әкиятнең эчтәлеген кечкенә булуларына карамастан  инде беләләр.Карында ук татар канына Тукай моңы салына.”Күңелдәге йолдыз син –Тукай!” исеме астында күргәзмә төзелде,обзор ясалды.