Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Дин вә кешелек!"

Курса Почмак мәдәният йортында Мәүлид ае кичәсе "Дин вә кешелек !" дигән исем астында узды.Ибрахим Исмәгыйлович авылыбызның имам хатыйбы кичәне аллах сүзе белән башлап җибәрде. Кичәдә "Дин вә кешелек!"китап күргәзмәсенә обзор ясалды.Төрле дингә,тәрбиягә багышланган конкурслар булып узды.Сүрә уку һәм "Мөнәҗәт"конкурсы иң күңеллеләрдән булгандыр мөгәен.Шаймуллина Рәвия апа ,Гиниятуллина Гүзәл апа мәчеттә мөгәллимәләр,балаларга дин белеме бирәләр.Кичәбезнең программадагы ахыргы өлеше чәй өстәле артында,төрледән -төрле нигъмәтләр сыйлар ,намаз уку белән тәмамланды.