"Авыл шакый күңел капкасын"
30 май көнне Курса Почмак авыл клубында Татарстанның Атказанган халык артисты Фәнис Җиһанша белән күңелле генә очрашу булып узды. Очрашуга Фәнис әфәнде мастер - класслар әзерләп килгән иде. Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" пьесасыннан өзек уйнадылар, Фәнис әфәнде Галәветдин ролендә бик матур итеп уйнап , балаларга үзенең осталыгын күрсәтте. Балалар һәм авыл халкы бу кичәдә бик теләп катнаштылар һәм онытылмаслык истәлекләр алдылар.