Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Шәфкатьле доктор Айболит"

Быел Корней Чуковскийның тууына 140 ел. Балалар Корней Чуковскийның әсәрләрен яратып укыйлар. Без бүген юбилярга багышлап әдәби - тематик кичә белән бергә берләштереп уен - викторина уздырдык. Кичәгә Корней Чуковский әсәрләреннән торган китап күргәзмәсе эшләнеп куелды. "Сорау - җавап " уеннарын балалар бигрәктә яратып уйныйлар. Кичәгә шулай ук "Айболит" ролендә авылыбызның шәфкать туташы Әлфия Хасанова да килгән иде.