Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Арча ягы талантлары"

"Арча ягы талантлары" кичәсенә китапханәгә Татарстанның атказанган халык артисты Шамил Әхмәтҗанов чакырылды. Шамил абый туган авылын һәм авылдашларын ничек яратуы турында сөйләде. "Арча" җырын башкарды, әлбәттә бу җыр Шамил абый өчен генә язылгандыр дип уйларсың, бу җырны аннан да матур, оста итеп башкаручы юк. Шулай ук Шамил абыйга китапханәдә аның турында вакытлы матбугатта чыккан язмалар җыеп барылган альбом барлыгын да исенә төшердек, ул альбомны җентекләп карады һәм күңеленә хуш килде. Кичәдә катнашкан балалар һәм өлкәннәр бик шат булдылар.