Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Миллилекне саклап, гореф- гадәтләрне саклап яшик"

Курса Почмак авыл китапханәсе "Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр " елына багышлап "Миллилекне саклап , гореф - гадәтләрне барлап яшик" дигән исем астында кичә үткәрде.Татар фольклорын онытмау һәм һәр буынның исенә төшереп барлап тору мәдәният хезмәткәрләре өстендә. Фольклор уеннар , халкыбызның милли гадәт һәм йолалары яңартылды бу көндә .Театральләштерелгән миллилекне күрсәтүче әсәрләрдән күренешләр, милли халык җырлары һәм милли биюләр һәм киемнәр кичәбезнең бизәге булды.