Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Гармун җанын моң ача!"

25 ноябрь безнең илебездә гармунчылар көне. Без китапханәбездә бүген гармунчылар көнен билгеләп үттек. Китапханәбездә бүген авылыбызның оста гармунчылары җыйналды. Алар җыйналып онытылып барган борыңгы классик әсәрләрне искә төшерделәр. Авхадиева Халидә апа Мөхәммәт ага Мәһдиевның әсәреннән өзеген гармун моңына кушылып укыды.Гармунчыларыбыз Галиакберов Илсур һәм Закиров Сәгыйть абыйлар өздереп уйнадылар һәм җырладылар. Минемчә бу гармунлы кич алар күңелендә озак сакланыр.