Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Блогер - игенче Әкбәр"

Кем ул блогер? Анализларга өйрәнү, мөстәкыйллек үстерү макстыннан, күзәтүчәнлек һәм башка хезмәт ияләренә ихтирамлы караш тәрбияләүне күзаллап безнең блогер Илсур- Әкбәр көндә телефонын кәкре таякка куеп төшереп халыкны колхоз, авыл тормышы белән таныштырып бара. Җырга, шигырьгә оста бу егет интернет аша халыкны җәлеп итә. Ул файдалы мәгьлүмәтне башкалар белән бүлешә , халыкны тәрбияләргә тырыша. Рәхмәт йөзеннән, цифрлаштыру елы уңаеннан без үз чиратыбызда блогерыбызга багышлап кичә оештырдык.