Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Сугыш кайтавазы!"

9 май көнен күз яшьләрсез генә искә алу мөмкин түгел. Бу көн сугыш кырларында башын салган бабайларыбыз рухына мәдхия уку көне. Бу көндә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары күптән үткән , әмма дә ләкин йөрәккә тирән яра салган тарихи истәлекләрне барлый, һәм балалар күңеленә җиткерерлек итеп сөйлиләр. Бөтен Россия күләмендә узган "Үлемсез полк" акциясендә без елда катнашабыз. Шулай ук "Утлы еллар кайтавазы" исеме астында китапханәдә китап күргәзмәсе дә эшләп килә.