"Шәфкать нуры ак шәфакъ"
21 апрель көнне Курса Почмак авыл китапханәчесе балаларны медицина өлкәседәге законнар белән таныштырды. Кичәгә Курса Почмак авыл фельдшеры Хасанова Әлфия чакырулы иде. 7-8 класс балалары өчен узган бу кичәгә "Законнарны белү мөһим!" исеме астында китап күргәзмәсе дә куелып , китапларга обзор ясалды. Шулай ук викторина сорауларына җавап бирү, килеп чыккан ситуациядә беренче ярдәм күрсәтү кебек уеннар да оештырылды.