Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Тимур һәм аның командасы"

Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан А.П. Гайдар әсәре буенча Курса Почмак авыл китапханәсе , Курса Почмак мәдәният йорты һәм мәктәбе белән берлектә "Тимур һәм аның командасы " интеллектуаль уен оештырылды. Алдан Курса Почмак урта гомум белем бирү мәктәбенең 7 класс укучыларына "Тимур һәм аның командасы" әсәрен укырга һәм эчтәлеге буенча әзерләнергә сораулар бирелде.  Командаларга бүленеп ярышлар уздырылды, пионер булып киенгән балаларыбыз әсәрне яхшы үзләштергән булып чыктылар. Барлык сорауларга җаваплар алынды.