Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Казан арты бизәкләре"

Курса Почмак авыл китапханәсе чираттагы кичәсен татар халкының милли киемнәре һәм милли уеннары белән бәйләп үткәрде. "Казан арты бизәкләре" - милли бизәкләребез безнең киемнәребездә. Чигү үрнәкләре, йон эрләү кораллары, болар турында балаларыбыз китап күргәзмәсендә булган китаплардан иллюстрацияләр карап файдалы киңәшләр һәм белем тупладылар. Бәйрәмебезне төрле уеннар, җырлар , шигырьләр сөйләү белән бергә үреп алып бардык.