Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Балкыш"

Минем китапханәдә китап укучыларым , талатлы ветераннар, "Ак калфак" клубы членнары гөрләтеп "Республикабыз үткәргән "Балкыш" фестивалендә чыгыш ясадылар. Сайлап алу туры Сикертән авыл мәдәният йортында узды, аннан Арча шәһәрендә гала - концертта  катнаштык. "Чишмә" фольклор коллективының чыгышы халык күңеленә хуш килде. "Җәйләүдә" фольклор күренеш халыкны тагын бер кат тарихыбызны барларга, милли киемнәребезне күреп сокланырга этәрде.