Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Сәләм егетләр"

Курса Почмак авыл китапханәсе китапханәчесе хәрби темага багышланган башваткыч кичәсе уздырды. Кичәдә өлкән яшьтәге ирләр һәм яшь егетләр катнашты. Барлыгы 30 сораудан  торган бу башваткыч кичәсе концерт номерлары, нәфис сүз белән үрелеп барылды. Хәрби темага багышланган әйтем, мәкаләләрнең башын мин әйтсәм азагын алар әйтеп бетерделәр. Шулай ук китап күргәзмәсе куелып обзор ясалды. Ахырдан уенчыларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырылды.