Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Һөнәрле үлмәс , һөнәрсез көн күрмәс!"

Җиде ел Курса Почмак авыл китапханәседә "Оста куллар " клубы эшләп килә. Клубка йөрүчеләр өлкәннрәк яшьтә булулары белән бәйле рәвештә клуб членнары үзгәреп тора. Тик бу безнең эшкә зыян китерми, чөнки яңа килгән хатын - кызларыбыз да чын кул осталары. Аларның кулларыннан гөлләр тама. Белмәгәнен китаплардан өйрәнәбез. Ел дәвамында "Тылсымлы бизәкләр" китап күргәзмәсе эшләячәк. Яңадан -яңа кайткан китап журналларда булган мәгълүмәт ярдәмендә китап күргәзмәсе яңартылып торачак.