Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Шашка тарихы"

Кышкы каникулларны эчтәлекле һәм зәвыклы иң мөһиме балаларга һәм яшүсмерләргә файдалы итеп үткәрү безнең бурыч. Викторина сәгатендә без балалар белән шашка тарихы турында башлап сөйләсәк , аннан торып уеннарга күчтек. Шашка өстәл уены. Ике кеше генә уйный торган уеннан балалар чират көтеп зарыкты. Шул сәгатьне бушка уздырмау максатыннан без тизлеккә китап уку конкурсына керештек. Файдалы да һәм шул ук вакытта мавыктыргыч та булды бу конкурс.