Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Кышның сихри кичендә!"

31 декабрь көнне һәр ел саен авылдашларыбыз белән җыелышып бәйрәм итү безнең традиция. Бу сихри кичтә без һәрбарчабыз балалыкка кайтып алабыз. Төрле конкурс уеннар безне хыялландыра. Шул арада балалар Кыш бабайга әкият, шигырьләр сөйләп тәм - том белән сыйланалар. Өлкәннәр рәхәтләндереп җырлыйлар , бииләр күңел ачалар. Кышның сихри кичендә без хыялланабыз, гел яхшылыкка өметләнәбез.