Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Дуслык чәчәге"

"Туган тел һәм халыклар бердәмлеге" елын тәмамлаганда тагын бер кат мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән очрашып "Дуслык чәчәге" исеме астында информация сәгате үткәреп алырга булдым. Минем максат балаларда дуслык мөнәсәббәте тәрбияләү һәм дуслыкның кадерен белү. Балалар бакчасында глобус бар. Шул глобусны чыгарып нинди шар диюгә, алар бердәм булып җир шары дип җавап бирделәр. Зәңгәр буяуга буялган елга , океан , күлләр ,коры җирләрнең чиягә , урманнарның яшелгә буялганы турында аңлаттым. Кулымда китапта сүрәтләнгән төрле милләт кешеләре күрсәтелгән картиналар. Нинди халыклар булганлыгы турында сөйләштек. Безнең балалар бакчасында халыклар дуслыгы кечкенәдән хөкем сөрә, чөнки анда төрле милләт балалары бергә тәрбияләнәләр.