Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Исеме билгесез, батырлыгы үлемсез"

3 декабрь көнне "Исеме билгесез,  батырлыгы үлемсез" исеме астында Билгесез солдат көнен билгеләп үтү максатыннан  тарихи истәлекләрне барладык. Россия һәм Совет солдатлары илебез өчен вәхши сугыш кырларында исемсез солдат булып башларын салганнар бихисап. Бу датаның килеп чыгышы турында сөйләштек, аннан килеп китапханә янында эшләп килүче клуб членнары  белән сугыш турында шигырьләр сөйләү конкурсы оештырдык.