"Беренче театр"
Татар театрына беренче нигез салучы драмматург Галиәсгәр Камалның беренче музее Арча районы Сикертән авылында ачылды. Музейга экспонатларны җыюда якын туганнары , оныклары булышты. Экспонатларны барлап җыеп алуда Курса Почмак авыл китапханәчесе активлык күрсәтте. Ниһаять без бүген Галиәсгәр Камалның беренче музеен ачтык. Бу музейны үз акчасына Салахов Шайдулла Имамович төзеде.