Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Каз өмәсе"

"Каз өмәсе ". Милли йолаларыбыз авылларда сүнә барган бу заманда йолаларыбызны яшәртеп, бәйрәм оештыру матур күренеш. Оештырыласы "Каз өмәсе " мине сценарий язарга этәрде. Короновирус халык санын чикли, шуңа да мин бу мероприятиене урамда , табигать кочагында уздырырга булдым. Мастер класслар үткәрелде: "Каз бәлеше пешерү", "Каз коймагы пешерү ысулы", "Май канаты ясау", ""Мендәр тутыру" осталыклары күрсәтелде. Эшләгән эшләребез ТНВ планета   каналында күрсәтелде һәм Арча хәбәрләре газетасында мәкалә буларак басылып чыкты. Бу күңелле кичәдән тәмле бәлеш, коймак  ашап, тәмле самавар чәйләре эчеп таралыштык.