Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Яшә җирдә эз калдырып!"

1980-1990 нчы елларда спорт өлкәсендә Курса Почмак авылының исеме Арча районында бик күп мактауларга лаек булды. Ул чакта балалар ,яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында спортны югары ноктага күтәрүче физкультура укытучысы Шакиров Сәфәргали Нургалиевич иде.Бүген исә мәрхүм остазыбызны күңелле стартлар уздырып искә алдык.Спортка багышланган китап күргәзмәсе төзелеп куелып , халыкка хезмәт итте.