Смак-Корсинская сельская библиотека - филиал № 32

"Терроризмга каршы көрәштә бердәм булыйк!"

   Нәрсә ул терроризм?Ул нинди була,кемнәр терроризмга нигез сала? Кемнәр алар террористлар? Без бүген балалар белән бергәләп шул сорауларга җавап эзләдек һәм терроризм вакытында үз үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында балаларның аңына төшендердек.Шулай ук Курса Почмак авыл китапханәсендә "Терроризм -юк!!!" исеме астында бик тә аңлаешлы стенд эшләдек.Балалар бик теләп рәсем конкурсында да катнаштылар.