"Балаларга сугыш турында укыйбыз"
6 май көнне Сеҗе авыл китапханәсе “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дип аталган акциядә катнашты. Китапханәдә башлангыч сыйныф укучыларына В. Богомоловның “Рассказы о войне” китабындагы әсәрләре кычкырып укылды һәм әңгәмә корылды. Балалар Совет халкының патриотлыгы турында күп мәгълүмат алдылар.