Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Тукай яши безнең йөрәкләрдә"

       Китапханәдә  сөекле шагыйребез Г.Тукай иҗаты буенча әзерләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда Сеҗе мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар.  Тукай иҗаты буенча табышмаклар, башваткычлар чиштек, уеннар уйнадык. Балалар  шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, күмәкләшеп җырларын җырладык. Китапханәче “Без Тукайлы халык” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Кичәбез бик файдалы һәм кызыклы үтте.