Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Ак калфакның табылган чагы"

       Элекке заманнан ук оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур эскәтер-сөлгеләр, күкрәкчә-алъяпкычлар чиккәннәр.

       Кул эшләре остасы Зилия Зарипованы чакырып, укучы кыз балаларны  калфак ясау серләренә өйрәттек.  Моның өчен Нурзия Сергееваның “Татар чигүе”,  “Тылсымлы бизәк” китапларын кулландык. Кызларга калфак ясау эше бик ошады.”Оста кулда һөнәр бар” дип аталган күргәзмәгә  обзор ясалды. Калфакларны ясап бетергәч, Нурия Сәйярнең “Чигүче кыз Алтынай” әкиятен укыдык, үзебез ясаган калфакларны киеп фотога төштек.