Сизинская сельская библиотека - филиал № 31

"Ленинград камалышы өзелүгә - 75 ел"

27 гыйнварда “Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне” билгеләнә. Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала.

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан Сеҗе мәктәбенең кече сыйныф укучыларына батырлык дәресе үткәрелде. Китап күргәзмәсе төзелде. Балалар күргәзмәдән Печерская А.Н. “Дети-герои Великой Отечественной войны”, Петр Федоренконың “Компас Павлика Рыбакова” китапларын аеруча яраттылар.